World News in Tatar

Песков: Ибраһим Рәисине җирләү тантанасында Путин катнашу турында сүз бармый

Иран Президенты Ибраһим Рәисине җирләү тантанасында халыкара катнашу каралмаган. Бу хакта Владимир Путинның җирләү чарасында катнашырга җыену-җыенмавы турындагы сорауга җавап биреп, Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.

«Белүемчә, анда халыкара катнашу каралмаган. Бу турыда сүз бармый», — дип Кремльнең рәсми вәкиле цитатасын китерә «РИА Новости».

19 майда Азәрбайҗаннан сәфәрдән кайтып килгәндә Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси вертолет һәлакәтендә үлде. Аның белән бергә бортта Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы була.

Путин Иран Президенты Ибраһим Рәиси һәлак булу сәбәпле Иранның Югары җитәкчесе Аятолла Сәед Али Хаменеига кайгы уртаклашу белдерде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов матәм телеграммасында сәясәтче белән шәхси таныш булуы өчен язмышка рәхмәтле булуын билгеләп үтте.

Читайте на 123ru.net