Бастрыкин үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте
Россия Федерациясе Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин илдә үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС яза.
Санкт-Петербургта Халыкара яшьләр юридик форумының пленар сессиясендә ул белдергәнчә, аны кулланырга тиешле очраклар бар. Бу очракларда ул үлем хөкеме тарафдары булып тора.