World News in Tatar

Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүдә үзгәрешләр булачагын кире какмады

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) процедурасында үзгәрешләр булачагын кире какмады. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бердәм дәүләт имтиханы процедурасы камилләштерелә. БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә билгеле бер үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Хәзер бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара», - диде спикер.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел чыгарылыш сыйныфтагы 14603 укучы, элек укуын тәмамламаган 11 чыгарылыш укучысы, узган елларда мәктәпне тәмамлаган 1060 укучы һәм урта һөнәри белем алучы 149 укучы имтихан тапшырачак.

Республикада хәзер Россиянең яңа төбәкләреннән килгән 50 укучы яши, дип ачыклык кертте Һадиуллин. Алар барысы да Алабугада белем ала.

Читайте на 123ru.net