World News in Tatar

Казан журналисты Лика Исаева белән хушлашу көне һәм урыны билгеле булды

«Татар-информ»га билгеле булганча, журналист Лика Исаева белән хушлашу мәрасиме пәнҗешәмбе көнне, 23 майда, Казанда Бертуган Батталовлар урамындагы 16нчы йортта «Наташа» хосписында була. Җеназа уку 11.00 сәгатьтә башлана.

Лика Исаева тәхәллүсе белән танылган Казан журналисты Лидия Кирьянова кичә, 20 майда, вафат булды.

«Республика Татарстан» газетасы хәбәр иткәнчә, ул 1994-2004 елларда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Аннан эштән киткәч, үзен журналистикада сынап карый. Лика Исаева озак вакыт «Комсомольская правда»да, соңгы вакытта «Казанские ведомости» һәм «Республика Татарстан» редакцияләрендә эшли.

Лидия Кирьянова 53 яшендә вафат булды.

Читайте на 123ru.net