World News in Tatar

Леонид Толчинский: КФУда журналистикада белем бирү эшчәнлегеннән 253 миллион сум алабыз

Леонид Толчинский: КФУда журналистикада белем бирү эшчәнлегеннән 253 миллион сум алабыз

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында белем бирү эшчәнлегеннән алган керем турында сөйләде.

«2017 елда белем бирү эшчәнлегеннән керем 58 миллион сум тәшкил итсә, бүген төп белем бирү эшчәнлегеннән без 253 миллион сум алабыз. Без менә инде берничә ел уку өчен бәяне күтәрмәдек. Быел уку өчен түләү бәясе сизелерлек дәрәҗәдә артачак», - дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, бакалавриатта «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «журналистика», «телевидение» юнәлешләре иң популяр булып тора. «Мәсәлән, ел саен 140-150 абитуриентны журналистика юнәлешенә кабул итәбез. Безнең югары мәктәптә барлыгы 2123 студент белем ала. Җиде ел элек 700 генә студент иде. Безнең югары мәктәпне тәмамлаучыларның 80 проценты эшкә урнаша. Студентларның 55 проценты – Идел буе федераль округыннан, 45 проценты – Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән», - диде Леонид Толчинский.

«Аларның күбесе үзләренең төбәкләренә кайтып китә. Ел саен шулар арасыннан йөз журналист чыга. Чыгарылыш студентларының бер өлеше матди мәсьәләне хәл итү өчен башка шәһәрләргә эшләргә китә. Бүгенге көндә федераль телерадиокомпанияләр эшкә кабул итү өчен чакырулар җибәрми. Аларда хезмәт хакы бер атна эшләп, бер атна ял итеп, 80 меңнән башлана. Бу очракта, чыгарылыш студентларыбыз өстәмә эштә дә эшли ала, дигән сүз», - дип аңлатты югары мәктәп деканы.

Ул бүгенге көндә Россиядә журналистикага укыта торган 149 югары уку йорты барлыгын, Америка Кушма Штатларында – 4276 югары уку йортында журналистика өлкәсендә белем бирү буенча 748 программа барлыгын әйтте. «КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә өч кафедра керә. Бүген журналистларны әзерләү профилендә укытучыларның 40 проценты – журналистика өлкәсендә эшләүчеләр», - диде ул.

Читайте на 123ru.net