World News in Tatar
Май
2024

Новости за 22.05.2024

Tatar-inform.tatar 

Актанышта авыл хуҗалыгы семинарында җитәкчеләр киңәште

Бүген, 22 майда, хуҗалык җитәкчеләре катнашында «Чишмә» хуҗалыгында булып узган семинар-киңәшмә нәкъ тә мал баш санын саклауга багышланды да инде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласында «Киноҗәй» проектының яңа сезоны башланды

Казанда «Киноҗәй» проектының яңа сезоны башланды. Шәһәр халкы Аксенов скверында, Горький паркында һәм торак комплекслар территорияләрендә ачык һавада фильмнар һәм мультфильмнар карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингы бишлегенә керә

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәге арасына керде. Беренче бишлектә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы һәм Татарстан. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Мәскәүдә Бәһрәйн короле белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бәһрәйн короле Хәмад бен Исә Әл Халифә белән очрашты, ул бүген Россиягә Президент Владимир Путин чакыруы буенча эш сәфәре белән килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар эстрадасы йолдызлары аллеясы ремонт эшләреннән соң Бауман урамына кире кайтачак

Татар эстрадасы йолдызлары аллеясы Казанның Бауман җәяүлеләр урамына июнь аенда, ремонт эшләре тәмамланганнан соң кайтарылачак. Бу хакта «Миллиард.Татар» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин Стратегик инициативалар агентлыгы премиясен булдырырга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы махсус премиясен булдырырга тәкъдим итте, аны ил һәм җәмгыять өчен югары кыйммәткә ия булган проект лидерларына тапшырачаклар. Бу хакта ул «Яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Күзәтчелек советы утырышында әйтте, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Леонид Толчинский: Мәгариф өлкәсендә реформа бара, бакалавриаттан специалитетка күчәбез

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр һәм аларның уку-укыту эшчәнлегендәге йогынтысы турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бакчачыларны җир кишәрлекләрен өч ел эчендә куллана башларга мәҗбүр итәчәкләр

Җир кишәрлекләре хуҗаларына өч ел дәвамында булган җирләрен куллана башларга йөкләмә биреләчәк. Росреестрның тиешле закон проекты закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан хупланган, дип яза «Ведомости».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песков Блинкенның Рәиси турында әйткән сүзләре турында: Моңа ышану авыр

Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Энтони Блинкенның Иран Президенты Эбраһим Рәисинең үлеменә шатлануына ышану авыр. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте. Спикер сүзләренчә, мондый белдерүләрне уңайсыз һәм тупас дип атарга мөмкин.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Венера Якупова басма матбугат тармагының җитди кризис кичерүен әйтте

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстанда басма тармагы проблемалары турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Леонид Толчинский: КФУда журналистикада белем бирү эшчәнлегеннән 253 миллион сум алабыз

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында белем бирү эшчәнлегеннән алган керем турында сөйләде.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Энгель Фәттахов кулга алынды

"Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, хосусыйлаштырмадым. Туган авылымда бер йортым бар. Шул гына", диде мәхкәмәдә Энгель Фәттахов. Ришвәтчелектә гаепләнүче 62 яшьлек түрәгә 12 елга кадәр төрмә яный.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Рәиси үлеме сәбәпле кайгы уртаклашу язмасы калдырды

Татарстан вице- премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Иран Илчелегендә булды. Әхмәтшин авиаһәлакәттә Президент Ибраһим Рәиси, Тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян һәм алар даирәсендәгеләр һәлак булу сәбәпле, гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илче Казем Җәләлигә һәм Иранның барлык дус халкына татарстанлылардан кайгы уртаклашу һәм ярдәм сүзләрен белдерү өчен кайгы уртаклашу китабында язма калдырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлбир хәзрәт Крганов: Милләтебезнең 2 терәге бар - ислам һәм татар теле. Аларсыз булмый

Узган атнада Казанга Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык дин әһеле җыелды. Җыенның пленар утырышында Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясап, үз фикерләре белән уртаклашты.

Tatar-inform.tatar 

Журналист Наилә Әл-Айюби: Журналистлар белән очрашулар районнарда да оештырылсын иде

Тележурналист, Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе рәисе Наилә Әл-Айюби Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының районнарда тәҗрибә уртаклашу, очрашулар уздыру мөмкинлеген булдыруны сорады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарча фильм режиссеры Ника Пэрак: Безнең фильмнарны чит илдә карасыннар иде

Яңа төшереләчәк «Күперләр янганда» фильмы режиссеры Ника Пэрак татар фильмнарын бөтен дөньяга таныту теләге турында әйтте. Бу хакта ул фильмга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Драматург Раушан Шәриф: Татар классикасында ир-атларны мескенрәк итеп күрсәтәләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Раушан Шәриф фикеренчә, татар классикасында ир-атлар мескенрәк итеп күрсәтелә. Бу фикерен ул «Күперләр янганда» яңа татар фильмына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Мәгариф министрлыгы: Югары белем бирү системасы әкренләп яңартылачак

Илкүләм югары белем бирү системасы әкренләп яңартылачак. Билгеләнгән үзгәрешләр бакалавр дипломын алган яки хәзерге вакытта бакалавр программалары буенча белем ала торган кешеләр өчен бернинди зыян китерми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...