World News in Tatar

Мәскәүдә Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген сөйләштеләр

Мәскәүдә Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген сөйләштеләр

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә медиатармакта Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Зур Азия» телеканалы генераль директоры Александр Лебедев һәм Кытай медиакорпорациясенең (CMG) Евразия бюросы директоры Ван Бинь белән очрашты.

Яклар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия һәм Кытайның бер-берсенә карата кызыксынуы күп тапкырлар артты. Товар әйләнеше арттырылды - перспективаларны аңлау һәм масштаблы үзара файдалы партнерлык ягына сыйфатлы күчү булды.

Һәм, әлбәттә, эшлекле мөнәсәбәтләр үскән саен, медиа дәрәҗәсендә үзара кызыксыну арта. Хезмәттәшлек турында документка «Газпром-Медиа» генераль директоры Александр Жаров һәм Кытай Медиакорпорациясе (CMG) генераль директоры Шэнь Хайсюн Россия Президенты һәм Кытай Республикасы Рәисе катнашында кул куйдылар. «Газпром-Медиа холдинг» һәм CMG бергәләп ММЧ өлкәсендә технологик эшләнмәләрне алга этәрәчәк, яңалыклар тапшыруларында уртак эшне ныгытачак.

Очрашуда катнашучылар медиа өлкәдә Татарстан белән системалы эш алып барырга теләк белдерделәр. Ван Бинь республика музейларының берсендә Кытай цивилизациясе турында күргәзмә уздыру (узган ел экспозиция сигез илдә тәкъдим ителгән иде), Кытай провинцияләренең икътисади потенциалларын презентацияләүне оештыру теләге, шулай ук Кытай медиакорпорациясенең Татарстанның әйдәп баручы ММЧлары белән килешүенә кул кую мөмкинлеге турында белдерде.

Якын арада Кытай медиакорпорациясенең Евразия бюросы һәм «Зур Азия» җитәкчеләре эш сәфәре белән Казанга килергә планлаштыра.

Читайте на 123ru.net