World News in Tatar

КФУ журналистика факультетының Түбән Кама студентлары «Татмедиа»да булды

КФУ журналистика факультетының Түбән Кама студентлары «Татмедиа» агентлыгында булды. Мондый уникаль мөмкинлекне студентларга Түбән Кама якташлыгы җитәкчелеге бүләк иткән. Аның Рәисе, «Казэнерго» генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев түгәрәк өстәл артында яшьләр белән сөйләште.

Очрашуда катнашучылар журналист һөнәренең нечкәлекләре, Казанда яшәүнең өстенлекләре турында фикер алышты һәм, әлбәттә, туган Түбән Каманы искә алды. Аннары исә студентлар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясенә, «Тартип» һәм «Китап» радиоларына кереп чыкты, «Идел» журналының видеостудиясендә, креатив проектлар җитештерелә торган контент-бюрода булды.

Очрашу «Тубән Кама якташлыгы» җәмәгать оешмасы эшчәнлеге кысаларында уздырылды. Ул 1999 елның 16 сентябрендә оешкан. Беренче көннәрдән үк оешма якташларны берләштерүгә, ватанпәрвәрлек һәм кече Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләүгә зур игътибар бирә, Казанга яшәргә, укырга һәм эшләргә килгән яшьләргә адаптация үтүдә ярдәм күрсәтә.

Читайте на 123ru.net