World News in Tatar

Татарстанда урманнарны тергезү эшләре буенча 2024 ел планы 100 процентка үтәлгән

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында кайбер эшләр төгәлләнгән. Урман тармагы белгечләре 1412,1 гектар мәйданда (планлаштырылганнан 100 процент) – урманны ясалма юл белән тергезү, 4 гектарда (100 процент) – урманны катнаш ысул белән тергезү һәм 103,6 гектарда (100 процент) урман үрчетү эшләрен башкарган.

2024 елда «Экология» илкүләм проекты һәм дәүләт биреме буенча урманнарны торгызу чараларын 2174 гектар мәйданда үткәрү планлаштырыла.

«Әлегә калган эшләр – 758,9 гектар мәйданда табигый юл белән урман торгызу чараларын уздыру», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. Ул илкүләм проект буенча орлыклар әзерләү һәм утырту материалын үстерү дә каралганын искәртте. Бүгенге көндә инде 452 килограмм нарат, чыршы һәм карагай орлыклары җыеп алынган. Орлык материалларының төп күләме көзге чорда әзерләнәчәк, дип аңлаттылар министрлыкта.

Илгизәр Зарипов шулай ук 2024 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында 630 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмаларына нигез салынуы, 1990 гектар мәйданда урман культуралары тулыландырылуы һәм базислы урман питомникларында барлыгы 10 гектар мәйданда орлыклар чәчелүе турында да хәбәр итте.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башлануын игълан итте.

Читайте на 123ru.net