World News in Tatar

Чаллы банкы клиентына ялгыш зур суммада акча күчергән

Чаллыдагы банкларның берсе техник хата аркасында клиентына ярты миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Вакыйга шулайрак була: ир-ат 10 мең юаньын (Кытай валютасы) сумнарга алыштырып бирүләрен сорый. Аңа бер юаньне 71,8 сумнан саныйлар. Чынлыкта бер юань 7,18 сум тора. Бер өтергә ялгышып банк хезмәткәре 652 сумга артыграк акча күчерә. Клиент акчаны салдыра һәм счётын яба.

Банк судка мөрәҗәгать итә. Әмма банк хезмәткәрләренең хата ясаганлыгына да, системада хата булуына да дәлилләр юк. Киресенчә, системаның штатлы режимда эшләве күренә. Банк валюта операцияләрен дә кире какмаган. Шуңа күрә суд банкның клиентка ялгыш акча җибәрүенә бәйле дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты.

Карар әлегә законлы көченә кермәде, дип хәбәр итте шәһәр судының матбугат хезмәте.

Читайте на 123ru.net