World News in Tatar

Кайбыч районы Кече Мәме авылында маскировкалау челтәре үрүдә 72 яшьлек волонтер катнаша

Кайбыч районы Кече Мәме авылында маскировкалау челтәре үрүдә 72 яшьлек волонтер катнаша

Кайбыч районы Кече Мәме авылы клубында һәр көнне эш кайный – шушы җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Өйдәге эшләрен арткы планга куеп, күңел кушуы буенча әнә шундый игелекле эшкә алынганнар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.

«Маскировка челтәрләрен узган елның җәендә үк үрә башладык. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева белән актив волонтерыбыз Юлия Токсарова, июль башында «Салават күпере» спорт комплексында үткәрелгән мастер-класска барып, маскировка челтәре үрергә өйрәнеп кайтты. Моның өчен Лаештан волонтер Зинаида Иванова килгән иде. Шуннан соң бу эшне үзебездә башлап җибәрдек», — диде авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева.

Хезмәте мөһим һәм җаваплы булуга карамастан, Елена Николаевна үзе дә, буш вакыты булган саен, шушы эшкә кушыла. Маскировкалау челтәре үрү өчен махсус каркасны да, тормыш иптәше Олег белән бергәләп, өйдә кул астында булган материаллардан ясаганнар.

Башка кирәк-яракны, халыктан җыелган акчага интернеттан заказ биреп кайтарталар. Акчалата ярдәмне шушы җирлек халкы гына түгел, монда туып-үсеп, шәһәрдә яшәүчеләр дә, бүтән авыллардан да күрсәтәләр икән. Шушы эшне оештырып йөрүче тагын бер актив волонтер, махсус операциядә улын югалткан Людмила Козина күпме акча җыелуы, нинди бәягә материаллар алынуы турында авылның ватсаптагы төркемендә җентекләп хисап тота.

«Без, маскировкалау челтәрләре үрүчеләр дә, шул группада хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә 72 яшь. Арабызда бер ир-ат — Виктор Бабанов та бар. Эшкә барган кебек, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге сәгать 8гә мәдәният йортына киләбез, егерме бишләп кеше җыела», — диде Людмила Владимировна.

Читайте на 123ru.net