World News in Tatar

Миңнеханов Татарстан җәйге лагерьләрендә балаларның иминлеген тәэмин итәргә кушты

Миңнеханов Татарстан җәйге лагерьләрендә балаларның иминлеген тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 1 июньнән башлана. Ул 172 мең бала һәм барлык ял итү формалы 1,5 мең лагерьне колачлаячак дип көтелә.

2024 елда балаларның ял итүенә 400 миллионга диярлек күбрәк — 2,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шул ук вакытта 42 меңнән артык бушлай юллама каралган. Алардан мөмкинлекләре чикләнгән, тормыш шартлары авыр булган гаиләләрдә үсүче балалар, шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларының балалары файдалана алачак.

«Ял программасы үзенең социаль юнәлешлелеген саклый», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул район башлыклары һәм җаваплы хезмәтләрне сәламәтләндерү учреждениеләрендәге санитар-эпидемиологик таләпләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Ял итү урыннарында балаларның комплекслы иминлеге тәэмин ителергә тиеш – сыйфатлы тукланудан алып террорчылыкка каршы саклануга кадәр. Балалар белән эшләүгә квалификацияле белгечләр җәлеп ителергә тиеш.

Читайте на 123ru.net