World News in Tatar

Татарстанда «Яшь дипломатлар» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Татарстанда «Яшь дипломатлар» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Татарстанда «Яшь дипломатлар / Youth Ambassadors 7.0» конкурсы тәмам. Бәйге җәмәгать дипломатиясе өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау, өйрәтү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска 100гә якын гариза килгән. Шулар арасыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 80 кеше бәйгедә катнаша алган.

«Яшь буын сыгылмалырак рәвештә фикерләргә, дөнья көн тәртибендәге үзгәрешләргә җавап бирергә сәләтле, һәм безнең өчен аларның фикерен ишетү мөһим. Шуңа күрә финалистлар өчен соңгы бирем — җәмәгать дипломатиясе буенча проектлар яклау», - дип аңлатты ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

ТР Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова конкурсның ике өлештән – шәхси һәм команда өлешләреннән торуын билгеләп үтте. Беренче өлештә ярышучылар дипломатик протокол, дипломатик этикет, ораторлык сәнгате һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә яңа белемнәр алган.

Шәхси зачетта иң күп балл җыйган Альмира Корбангалиева җиңүче булган. Ул Яшьләр дипломатиясе академиясенең халыкара проектлары кысаларында стажировка үтә алачак.

Команда зачетында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларыннан торган Powerful SMS командасы җиңү яулаган. Алар «РОСТКИ: Россия — Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында яшьләр сессияләре буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясаган һәм чит илдә халыкара яшьләр чарасында катнашу хокукына ия булган.

Читайте на 123ru.net