World News in Tatar

Әюпова «Пушкин картасы»на китаплар сатып алу мөмкинлеген кертергә тәкъдим итә

«Пушкин картасы»ның функционалын китаплар сатып алу өчен киңәйтергә кирәк. «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумында ТР мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова шундый фикер белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, картаны куллануның яңа вариантын кертү турында үтенечләр мәктәп укучыларыннан килә.

«Бу, мөгаен, чыннан да кирәктер, – дип министр цитатасын китерә ТАСС. – Анда оештыру мәсьәләләре бик күп, әлеге проект кысаларында гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән исемлекләр булдырылырга тиеш».

Яңа функция балаларны китаплар укырга этәреп кенә калмас, ә гомумән китап нәшриятына да файда китерер иде, дип ышана мәдәният министры. Әмма «Пушкин картасы» хисабына чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм сыйфатлы контент алга китсен өчен чаралар күрергә кирәк. Бу эштә мәгариф системасы ярдәм итәргә тиеш.

Фестиваль Татарстанда 23-25 майда үткәрелә. Узган ел республика «Иң күп укучы төбәк» конкурсында җиңү яулады.

Читайте на 123ru.net