World News in Tatar

Татарстанда +28 градуска кадәр җылылык һәм көчле җил көтелә

Татарстанда +28 градуска кадәр җылылык һәм көчле җил көтелә

Бүген, 25 майда, Татарстанга циклонның җылы секторы йогынтысы сәбәпле кыска вакытка җәйге эсселек килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән (әмма Казанда түгел) бераз яңгыр явачак.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында секундына 15 метрга кадәр).

Тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава +23..+28 градуска кадәр җылына (Казанда +25..+27 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә Татарстанга эсселек киләчәк, әмма аннан соң республикада янәдән көчле салкыннар булуы ихтимал.

  • Бофорт шкаласы буенча 13,9-17,1 м/с кадәр тизлектә җил – көчле, 17,2-20,7 м/с кадәр тизлектә – бик көчле, ә 20,8-24,4 м/с тизлектәге җил давыллы дип атала.

Читайте на 123ru.net