World News in Tatar

Татарстан агросәнәгать комплексларында уртача айлык хезмәт хакы 24 процентка арткан

2024 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы 47 924 сумга җиткән. 2023 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда ул 24 процентка арткан, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.

ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу эштә ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр сүзләренчә, районнар буенча динамика уңай. Мамадыш районында аграрийларның хезмәт хакы 68 мең сум (+28 процент) тәшкил иткән. Әлки районы да күрсәткечне бер ярым тапкырга арттырган. Җәббаров билгеләп үткәнчә, районнарда уртача хезмәт хакы артуына аерым хуҗалыклар йогынты ясый — мәсәлән, Мамадыш районында — «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы, ә Әлки районында — «Хузангай» хуҗалыгы.

Читайте на 123ru.net