World News in Tatar

Миңнеханов балалар лагерьләре персоналы турында: Теләсә кемне алырга ярамый

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика балалар лагерьләренә персоналны җентекләп җыярга чакырды. Барлык хезмәткәрләр дә медицина тикшерүе узарга һәм тиешле квалификациягә ия булырга тиеш, дип белдерде республика җитәкчесе ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

«Гадиләштерергә кирәкми, теләсә кемне алырга ярамый. Медицина тикшерүе дә, хезмәт исемлеге (кандидатның – Т-и күрс.) дә булырга тиеш. Алар балалар белән эшли», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул мисал итеп Татарстан мәктәпләрен китерде. Система булдыру ярдәмендә хәзер «анда кемнең һәм ничек эшләве» билгеле.

«Аңлашыла, <...> бу кадәр бала саны өчен шактый күп кешене сайлап алырга кирәк», - дип йомгаклады ул сүзен.

Шулай ук, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов сәламәтләндерү кампаниясе вакытында балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итәргә кушты – туклану сыйфатыннан алып объектларның террорчылыкка каршы саклануына кадәр.

ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Читайте на 123ru.net