World News in Tatar

Миңнеханов – чемпион булган «Синтез»га: Яшь спортчыларга үрнәк алырлык кешеләр бар

Миңнеханов – чемпион булган «Синтез»га: Яшь спортчыларга үрнәк алырлык кешеләр бар

Казан Кремлендә бу сезонда ил чемпионаты һәм кубогында җиңү яулаган «Синтез» су полосы командасын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны чираттагы титулга ия булулары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Сезон дәвамында сез югары дәрәҗәле спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә ышаныч күрсәттегез. Команда составының Россия уенчыларыннан формалашуы аеруча кадерле. Аларның күбесе Татарстанда тәрбияләнүчеләр һәм Россия җыелма командасы әгъзалары. Яшь спортчыларга үрнәк алыр кеше бар. Клубны 50 еллык юбилее һәм трофейлар яулавы белән чын күңелдән котлыйм. Команда безне казанышлары белән сөендерүен һәм спорт ареналарында Татарстанны лаеклы тәкъдим итүен дәвам итәр дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Миңнеханов.

Татарстан спорт инфраструктурасын үстерү өчен барлык көчен куя, дип өстәде ул. Республикада 300гә якын бассейн эшли, шулар арасында илле метрлы 15 бассейн бар.

Үзенең чыгышыннан соң Миңнеханов «Синтез» уенчыларына, административ һәм җитәкче составларына медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды, тантанада катнашучылар белән фотога төште. Уенчылар исә Рәискә автографлары куелган туп һәм Россия чемпионы медален тапшырды.

Читайте на 123ru.net