World News in Tatar

Актаныш районының фән олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Актаныш районының фән олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Олимпка юл», республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова олимпиада җиңүчеләрен котлар алдыннан 2023-2024 нче уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясады, җиңүләргә ирешкән укучыларга, аларның укытучыларына, ата-аналарга олы рәхмәтен белдерде.

Олимпиада җиңүчеләрен, призлы урыннар яулаган яшьләрне район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырды.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле - районның ел укучысын игълан итү булды. «Ел укучысы-2024» исеменә 12 төрле олимпиадада катнашып призер һәм җиңүче - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатның 9 сыйныф укучысы Лиана Шакирова лаек дип табылды. Лиана үзенең уңышларга ирешүендә зур терәк булган әти-әнисе, укытучыларына рәхмәт белдерде. Бүләкләрне дә Лиана Шакирова сәхнәгә әти-әнисе белән бергәләп чыгып алды.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

Чуракай, Меңнәр, Татар Ямалы, Иске Кормаш, Такталачык, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәпләре олимпиадада катнашудагы уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Байсар һәм Мари Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәпләре 1 урында, Теләкәй 2 урында булды.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Рәхмәт хаты белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бүләкләнде. 3 нче урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты коллективлары, 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш урта мәктәп коллективы.

Гран-прига Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернат коллективы лаек булды. Мәктәп директорлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Фән олимпиадасы җиңүчеләрен котлау тантанасын районның яшь сәләтләре үзләренең матур, дәртле җырлары, биюләре белән ямьләде.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru/

Читайте на 123ru.net