World News in Tatar

Чирмешән районы башлыгы 11 сыйныфны тәмамлаучыларны котлады

Чирмешән районы башлыгы 11 сыйныфны тәмамлаучыларны котлады

Быел Чирмешәннең 1нче урта мәктәбе 87нче чыгарылышы белән хушлашты, «Соңгы кыңгырау» унберенче сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы өчен яңгырады. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы Рамил Айбатов та теләкләрен җиткерде.

«Бүген сез олы тормышка аяк басасыз, сезнең алда зур сынаулар көтә. Егетләр һәм кызлар, тәвәккәл булыгыз, максатыгызга ирешегез. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзегез теләгән һөнәрне сайлап, илебезгә кирәкле кешеләр булыгыз. Без сезне районда көтәбез», – диде ул.

Укытучылар, ата-аналар да чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен җиткерде. Балаларын олы тормыш юлына озатучы ата-аналарның, чыгарылыш сыйныф укучыларының да күзләре яшьләнде.

«Бүген улыбыз Данис мәктәпне тәмамлый, нәкъ биш ел элек кызыбыз Ленараны озаткан идек, билгеле, балалар гына түгел, без дә бик дулкынланабыз. Вакыт тиз уза, кызыбыз югары уку йортын тәмамлап, үзе белем алган мәктәпкә укытырга кайтырга җыена, әле кечкенәбез дә биредә укый», – диде Ләйсән Гыйләҗетдинова.

Бәйрәм чарасында район башлыгы уку алдынгыларына, олимпиадалар җиңүчеләренә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Чирмешәннең 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныфын 36 укучы тәмамлый, алар да җитди сынаулар алдында.

Быел район мәктәпләрендә 1908 укучы белем алган, унберенче сыйныфны 60, тугызынчыны 247 укучы тәмамлый.

Читайте на 123ru.net