World News in Tatar

Чирмешән районы Ульяновка авылы кешеләре хәрби операция зонасына дүрт автомобиль озатты

Чирмешән районы Ульяновка авылы кешеләре хәрби операция зонасына дүрт автомобиль озатты

Чирмешән районы Ульяновка авылы кешеләре хәрби операция зонасына якташларына 4 «Нива» автомобилен озатты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

Ульяновка авылының берничә ир-егете кулланылышта булган шушы техникаларны берәр айлап яңарткан. Осталарның берсе Петр Иванов әйтүенчә, машиналарга яңа тәгәрмәч, аккумулятор куелган, «ходовая» өлешләре, идарә итү узеллары ремонтланган.

«Фронттагы егетләр үтенече буенча, машиналарны караңгырак төсләргә буядык. Бу техникалар авылдашларыбызның хезмәтен бераз булса да җиңеләйтсен иде», - ди Петр Гурьевич.

«Күмәк эшкә шактый авылдашлар үз өлешен керткән. Николай Рыбкин, Николай Иванов күп көч куйган, Петр Елистратовка да рәхмәт. Ә бу эшләрне оештыручы, төп иганәче, машиналарны алу, запас частьләр юллау чыгымнарын күтәрүче - читтә яшәүче авылдаш Александр Васильевич Ермолаев. Алар, бертуганнары Дмитрий һәм Иван белән хәрбиләргә ярдәм итеп торалар. Моңа кадәр фронттагыларга ике УАЗ автомашинасы, квадроцикл җибәргәннәр», диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net