World News in Tatar

Татарстанда күктә сирәк очрый торган көмешсыман болытлар күзәтелгән

Узган төндә Татарстан халкы сирәк күренешкә шаһит булды – республикада күктә «көмешсыман болытлар» күзәтелде. Әлеге сирәк күренешнең фотолары социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

«Көмешсыман болытлар» Җирдә иң биек болытлар санала. Аларны шулай ук мезосфералы болытлар дип тә атыйлар, чөнки алар җир өслегеннән 76-85 километр биеклектә барлыкка килә. Күктәге якты балкышны кояш баеганнан соң эңгер-меңгердә яки кояш чыгар алдыннан күрергә мөмкин.

Читайте на сайте