World News in Tatar

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Кукмара районында мәктәп урманчылыкларының слеты булды

Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» VII слетын ачу тантанасы узды. Слет өч көн — 24 июльдән 26 июльгә кадәр мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм төбәктә игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырыла. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Быел иң көчле мәктәп урманчылыгы исеме өчен 31 команда көрәшә, шулай ук слетта Марий Эл Республикасы һәм Чувашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнаша. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.

Беренче көнне балалар өчен «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены үткәрелде, аның барышында укучылар урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен, шулай ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Гаилә елына һәм Фәнни-технологик үсеш елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы оештырылды. Укучылар төрле халыкларның җырларын, биюләрен, шигырьләрен үз эченә алган номерлар тәкъдим иттеләр.

Слет ачылышында яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде.

«Мәктәп урманчылыклары слеты быел җиденче тапкыр үткәрелә. Ул, беренче чиратта, киләчәк буын урманчыларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Лубян урман-техник көллияте базасында әлеге чараны үткәрү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Ул «Урманнар һәм инновацияләр» девизы астында үтә. Татарстанның урман комплексы бернидән дә читтә калмый, ул бөтен яңарышларда катнаша. Урман цифрлы трансформациясен бик уңышлы узды. Мәктәп урманчылыклары хәрәкәте 174 мәктәп һәм 2 меңнән артык катнашучыны үз эченә ала. Әлбәттә, нәкъ менә әлеге слет безгә булачак урманчыларны бирер дип ышанабыз», — диде Равил Кузюров.

Слетны ачу тантанасыннан соң кунаклар мәктәп урманчылыклары әзерләгән күргәзмә белән танышты. Ә укучылар «Яшь урманчылар» конкурсында көч сынашты. Катнашучылар туфрак төрен, яфраклары буенча үсемлекне, орлыкларына карап куакны, агач токымын ачыкладылар, аның диаметрын, биеклеген, яшен күз үлчәме һәм инструментлар кулланып билгеләделәр, үсентеләр утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турында белемнәрен күрсәттеләр, беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү буенча ярыштылар.

Читайте на 123ru.net