25 мая 2024 года
World News in Tatar
Май
2024
26
27
28
29
30
31

Все новости

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда урманнарны тергезү эшләре буенча 2024 ел планы 100 процентка үтәлгән

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында кайбер эшләр төгәлләнгән. Урман тармагы белгечләре 1412,1 гектар мәйданда (планлаштырылганнан 100 процент) – урманны ясалма юл белән тергезү, 4 гектарда (100 процент) – урманны катнаш ысул белән тергезү һәм 103,6 гектарда (100 процент) урман үрчетү эшләрен башкарган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк

Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк. Җитәкчеләр белдергәнчә, әлеге фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. Шулай ук 325 кешене эшле итәчәк. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районы Кече Мәме авылында маскировкалау челтәре үрүдә 72 яшьлек волонтер катнаша

Кайбыч районы Кече Мәме авылы клубында һәр көнне эш кайный – шушы җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Өйдәге эшләрен арткы планга куеп, күңел кушуы буенча әнә шундый игелекле эшкә алынганнар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Соңгы кыңгырау көнендә Буа гимназиясендә Мулланур Вахитов бюсты ачылды

Соңгы кыңгырауны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары Мулланур Вахитов бюстын ачуда катнашты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» конкурсында абсолют җиңүче дип танылды

Менделеевскида «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» конкурсына йомгак ясалды. 45 муниципаль берәмлекнең лидеры Яшел Үзән районы командасы булды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Читать дальше...