World News in Tatar

Яшел Үзән яхт-клубы базасында җилкәнле спорт буенча эчке ярышлар узды

Яшел Үзән яхт-клубы базасында җилкәнле спорт буенча эчке ярышлар узды

Яшел Үзән яхт-клубы базасындагы «Дельфин» шәхси спорт комплексында яхт-клубның элеккеге тәрбияләнүчеләре Гафур Шакирҗанов һәм махсус операциядә һәлак булган Никита Бахтин истәлегенә багышланган җилкәнле спорт буенча эчке ярышлар узды.

Рядовой Бахтин Никита Михайлович 2023 елның 27 декабрендә Запорожск өлкәсендә штурм вакытында һәлак була. Шакирҗанов Гафур Фәрит улы 2022 елның 12 мартында вафат була, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Гафур һәм Никитаның якты истәлеген хөрмәтләү өчен Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев һәм «Ак Барс» СК генераль директоры Ренат Мистахов, якын туганнары, дуслары, укытучылар, тренерлар составы, яхт-клубта тәрбияләнүчеләр; «Хәрби бердәмлек», Юнармия вәкилләре, «Ватан сакчылары» филиалының социаль координаторлары җыелды.

Батырларның туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды, фильм карау һәм чәй эчү оештырылды. «Дельфин»да Никита Бахтинга һәм Гафур Шакирҗановка багышланган хәтер почмагы ясаячаклар.

Яхт-клубта тәрбияләнүчеләр «Оптимист», «420» һәм «Лазер 4» яхталарының төрле классларында ярышты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net