World News in Tatar

Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза

Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза

Бүген, 27 июльдә, Омск шәһәренең «Яшел утрау» паркында II Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко. Милли бәйрәмне ачу тантанасы алдыннан алар Сабантуй кысаларында оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Татар ишегалдында булдылар.

Татар ишегалды кунакларны татарларның көнкүреше белән таныштыра. Биредә татар йорты, музей-йорт, беседкалар, мәчет, кое һ.б. урнашкан. Шулай ук ишегалдында мастер-класслар, татар милли ризыкларыннан һәм эчемлекләреннән дегустация уза.

Яр буенда Гастрономия фестивале дә уза, анда милли ризыклар тәкъдим ителгән. Нәкъ менә шушы мәйданчыкта Сабантуйга килүчеләрне чәк-чәк белән чәй эчәргә чакырачаклар. Моннан тыш, оештыручылар чәй эчү буенча рекорд урнаштырырга тырышачаклар.

Читайте на 123ru.net