World News in Tatar

Татарстан һәм Үзбәкстан Фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан һәм Үзбәкстан Фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә автономияле төбәк хөкүмәтенең вице-премьеры Бәйрамбай Отемуратов җитәкчелегендә Үзбәкстан составына керүче Каракалпакстан Республикасы делегациясе килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм делегациягә кыскача академия эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Фото: © ТР Фәннәр академиясе

Кунаклар каршында кыскача презентацияләр белән шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе институтларының директорлары һәм бүлек җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар Каракалпакстан вәкилләрен кызыксындыра алырдай берничә перспективалы фәнни проектны атады.

ТР Фәннәр академиясенең фәнни үзәкләре инде Үзбәкстанның автономияле төбәгендәге берничә фәнни оешма һәм югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Каракалпакстан бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Каракалпакстанның Бердах исемендәге дәүләт университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау белән тәмамланды.

Фото: © ТР Фәннәр академиясе

Меморандумнар фән һәм яңа технологияләрне үстерү өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне, шулай ук ике як өчен дә кызыклы булган өлкәләрдә фәнни хезмәттәшлек һәм фәнни эшләнмәләрне гамәли тормышка ашыруга ярдәм итүне күздә тота.

Параллель рәвештә Казанга Үзбәкстанның Бохара өлкәсе делегациясе дә килде. Әлеге төбәкнең хакиме Ботир Зарипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Читайте на 123ru.net