World News in Tatar

Миңнеханов: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне алга таба ныгытырга телибез

Миңнеханов: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне алга таба ныгытырга телибез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыф эшләре идарәсе рәисе Умар Хабтур Дәръи һәм Мөхәммәд Бин Зәйд исемендәге гуманитар университет ректоры Хәлиф Мөбарәк Әл-Заһири белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанга «Рухи ефәк юлы» V халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде. Форум программасында шулай ук БРИКС илләренең рухи лидерлары очрашуы һәм БРИКС илләренең изге Коръән премиясен тапшыру да бар иде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстанга сәфәр белән килүләре һәм шундый әһәмиятле чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — яхшы һәм якын партнерлар, аларны кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә уртак караш берләштерә. Татарстан Россия белән Әмирлекләр арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша», - диде ул.

ТР Рәисе шулай ук Татарстанның Ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара бәйләнешләргә зур әһәмият бирүенә игътибар итте. Миңнеханов үзе 2014 елдан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Татарстан – Россиядә Ислам (партнерлык) банкингы һәм финанславы принципларын кертүне сынап карау буенча пилот төбәк. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш оештырылган.

Республика җитәкчесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе дип атады. «Без сезнең ил белән үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба ныгытырга телибез. Сезгә Казанда уңышлы эш телим», - дип йомгаклады ул.

Читайте на 123ru.net