World News in Tatar

Кремль: Россиядә мобилизация турында сүз бармый

Россиядә мобилизация уздыру турында сүз бармый, дип белдергән «РИА Новости»га Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

Шул рәвешле ул үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләр җитәрлек дәрәҗәдә җыеламы һәм яңа мобилизация дулкыны кирәк булмасмы, дигән сорауга җавап биргән.

«Мобилизация турында гомумән беркем дә сөйләшми, бу хакта сүз бармый», – дип ассызыклаган агентлыкның әңгәмәдәше.

Песков май азагында, «Financial Times»та мондый хәбәрләрне шәрехләп, илдә андый адымга бару кирәге юк, дип ассызыклады. Мобилизация үткәрү планнары булмавы турында Россия Президенты Владимир Путин да берничә тапкыр белдерде.

Читайте на 123ru.net