World News in Tatar

«Үз телем» татар телен өйрәнү проектлары конкурсында 17 казанлы финалга чыкты

«Үз телем» татар телен өйрәнү проектлары конкурсында 17 казанлы финалга чыкты

«Үз телем» татар телен өйрәнү проектлары конкурсында катнашу өчен 70тән артык казанлы гариза биргән, шуларның 17се финалга үткән. 1 августта алар жюри әгъзаларына инициативаларын күрсәтәчәк. Презентациядә финалистларга үз идеяләре турында сөйләргә һәм аларның әһәмиятен исбатларга кирәк була, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Искәртик, конкурста Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Алар татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм яшьләр өчен өстенлекле ысуллары белән бәйле проектларны тәкъдим итәргә тиеш иде. Конкурста җиңүчеләр үзара 2 млн сум күләмендә приз фондын бүлешәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

  • «Үз телем» конкурсы беренче мәртәбә 2021 елда балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектлар булдыру, аларны үстерү максатында үткәрелде. 2023 елда грантларны 8 проект авторлары алды, алар арасында «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник төркемнәренә багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» татар комикслары, татар сүзләрен истә калдыру системасы, «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары, «Акча иленә сәяхәт» балалар китабы бар. Барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырылды.

Читайте на 123ru.net