World News in Tatar

Нурлаттан ярдәмне махсус хәрби операция зонасына хатын-кызлар илтеп биргән

«Изгелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Валентина Клявлина якын дусты белән махсус хәрби операция зонасына ярдәм партиясен илтеп бирде. Татарстанда яшәүче хатын-кызлар Нурлат районыннан хәрби бәрелеш сызыгына кадәр куркыныч һәм ерак юлны дүрт көндә үткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Безнең волонтерлык командасының кайсыдыр ир-атларын эштән җибәрмәделәр, кемдер авырып китте. Озак уйлап тормадым, үзем барырга булдым, дустым Резедә Хәйруллинага шалтыраттым, ул бик теләп җавап бирде. Әйтик, без икебез 4,5 мең километр чамасы юл үттек», - дип сөйләде Валентина Клявкина.

Хатын-кызлар хәрбиләргә ике генератор, металл эзләгечләр, дроннар өчен кирәкле җиһазлар, маскировкалау челтәрләре, күпсанлы шәхси посылкалар, күчтәнәчләр һәм башка бик күп әйберләр алып барган.

«Ярдәм өчен 165 мең сум акча җыю турында игълан иткәннәр. Читтә калмаган, ярдәм итәргә мөмкинлек тапкан һәркемгә рәхмәт. Хәзерге шартларда солдатлар дронга каршы җиһазлардан башка булдыра алмый. Шуңа күрә, безне алгы сызыкта каршы алып, егетләр битараф булмаган район халкына ихлас рәхмәтләрен җиткерде», - диде Валентина.

Валентина Клявлина сүзләренчә, алгы сызыктагы хәрбиләрнең рәхмәт сүзләре һәм елмаюлары аны һәм аның дус командасын тылда яңа батырлыкларга тагын да күбрәк илһамландыра. «Хәрбиләр белән бу очрашулар һәрвакыт бик күңелле уза, чөнки озак көтелгән посылкалар белән алар өй җылысының бер өлешен ала», - диде ул.

«Туганнар гына түгел, Нурлат районы безнең хәрбиләрне җиңү белән, исән-сау кайтуларын көтә. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә гуманитар ярдәм җыюны туктатмыйбыз», - дип белдерде волонтер.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net