World News in Tatar

Яшел Үзән башлыгы поезд һәлакәтендә зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте

Яшел Үзән районы хакимияте Волгоград өлкәсендәге тимер юл кичүендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев белдерде.

«Бүген Волгоград өлкәсенең тимер юл кичүендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 491нче Казан-Адлер поездында Яшел Үзән районы кешеләре дә булган. Алар арасында балалар да бар. Мәгълүмат җыю эше бара, без элемтәдә, барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», – дип язды ул Телеграм-каналында.

Искәртик, гадәттән тыш хәл бүген Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында килеп чыккан. Россия тимер юллары мәгълүматлар буенча, «КамАЗ»ның йөртүчесе, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, якынлашып килүче поезд алдына килеп кергән. Машинист туктарга тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм поезд йөк автомобиленә килеп бәрелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, поездда 813 кеше булган, алар арасында балалар да бар.

Хәзерге вакытта өч кешенең хәле авыр дип бәяләнә, барлыгы 55 кеше хастаханәгә озатылган. Элегрәк 140 кеше җәрәхәтләр алган, ә 339 кеше вакытлыча урнаштыру пунктларында, дип белдерделәр Россия тимер юлларында.

Читайте на 123ru.net