World News in Tatar

Ихтыяр Кыямов: Журналистлар берлегенә керәсеңме, дип сорасалар, мин керер идем

Ихтыяр Кыямов: Журналистлар берлегенә керәсеңме, дип сорасалар, мин керер идем

Май аенда Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булып узды. Биредә рәис сайланды. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Ихтыяр Кыямов берлеккә керергә теләвен әйтә.

Журналистлар берлегендә булу – ул олпат журналистлар, тәҗрибәле хезмәттәшләрнең фикерләрен, тәнкыйтьләрен ишетү мөмкинлеге һәм бер өлкәдә эшли торган кешеләр даирәсендә булып, алар белән аралашып тору яшь иҗатчылар, яшь каләм әһелләренә үсү мөмкинлеге бирә. Журналистлар берлегенә керү яки кермәү мәсьәләсендә мин берлеккә керү өстен һәм анда керергә кирәктер дип уйлыйм.

Әгәр син үзеңнең һөнәрең контекстында булып, олы журналистлар белән танышып, аларның тәҗрибәләрен алып, эшләр һәм үсәр өчен яхшы мөмкинлектер дип уйлыйм, гәрчә мин Журналистлар берлегендә булмасам, аның нинди икәнен белмәсәм дә, ул шулай күзаллана.

Билгеле совет чоры бүгенге көннән бик аерылып тора. Журналистлар, Язучылар берлеге дә, ул вакытта органнар һәм идарә хакимият арасында бер күпер булса, бүгенге көндә, минемчә, андый кырыс чикләр юктыр. Шуңа күрә, Журналистлар берлегенә керәсеңме, дип сорасалар, мин керер идем дип уйлыйм, ди Ихтыяр.

Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина белеште.

  • Журналистлар союзына бәяләмә һәм тәкъдимнәр: нигә белмибез һәм нәрсә эшләргә?

Читайте на 123ru.net