World News in Tatar

Фәрит Бикчәнтәев: Камал театрының яңа бинасында спектакльләр дә, штат та артачак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасында штат, спектакль, чараларның артачагын әйтте.

«Чөнки бинада дүрт мәйданчык булачак. Без инде театр тарихында бер тапкыр хәзерге Татарстан урамындагы бинага күченгән идек. Килешәм, күченү ул - зур вакыйга. Безнең өчен генә түгел, республика өчен дә. Гомумән, Россия масштабында ул зур вакыйга булыр дип уйлыйм, чөнки бина - уникаль. Шунлыктан, ул эчке үзгәрешләрнең булуны да таләп итә. Хәзер без барыбыз да эзләнүдә», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, театрга бүгенге көндә яшьләр бик күп йөри.

«Безнең өчен яшьләрнең килүе бик мөһим, ә бу исә чараларның ничек итеп тәкъдим ителүеннән тора. Әйтик, «Бәхетсез егет»әсәре ничек язылган – шулай итеп куйсак, яшьләргә кызыклы булмас. Шуңа күрә дә без яшь режиссерларны яңа бинага чакырабыз. Һәр чакырган режиссерның тәкъдимен хуплыйбыз дип әйтә алмыйм. Баштан күрешәбез, аларның фикерен тыңлыйбыз, ничек итеп башкарып чыгарырга теләгәнен сорашабыз. Ә бит, чыннан да, яңа бина ачылу уңаеннан бик күп режиссерлар гариза җибәрә. Шуңа күрә бик күп нәрсә үзгәрәчәк», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның баш режиссеры республиканың башка театрларыннан актерларны кабул итмәүләрен әйтте. «Башка театрдан беркемне дә алмаячакбыз, без аны бөтен театрларга әйтеп чыктык», - диде ул.

«Драматургларны да чакырып калабыз. Мәсәлән, тематик экскурсия, променадларга сценарий язарга кешеләр кирәк. Яңа театр бинасының барлык киңлегендә чаралар, мастер-класслар булуын телибез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», - дип өстәде театрның директоры Илфир Якупов.

«Без - милли театр. Һәр теләгән кешене чакыра алмыйбыз. Россиянең танылган режиссерлары килеп, үз эскизларын тәкъдим итеп карады. Безгә туры килмәде. Яңа премьераларның барысын да театрның яңа бинасында куелуын телибез», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Читайте на 123ru.net