World News in Tatar

Камал театры Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына Аскар Галимов спектаклен тәкъдим итә

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгын Камал театры яшь режиссер Аскар Галимов куячак «Тапшырылмаган хатлар» спектакле белән каршыларга әзерләнә.

«Гадел Кутуйның бу повесте белән мәктәптән үк таныш идем, ул вакытта ук тәэсир итте. Соңрак әсәрне кабат укыр чыктым да, безнең команда бу әсәр куйса, аның аша яшь буынны нәрсә борчуы турында бәян итә алуын аңладым. Биредә буыннар арасындагы мөнәсәбәт тә, «аталар һәм балалар» бәхәсе дә, ата-ананың тормыш тәҗрибәсенә рәхмәт тә бар», – диде режиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин татар малае, шуңа күрә әсәрне татар телендә дә укыдым. Чөнки тәрҗемә автор салган матурлыкны биреп бетерә алмый кебек», – диде ул.

Аскар Галимовның «Тапшырылмаган хатлар»ның Гафури театрындагы легендар куелышы турында ишеткәне бар, әмма күргәне булмаган.

Режиссер әйтүенчә, тамашачы Галия тарихын кызы Кадрия аша күзаллаячак.

«Аскар Галимов өч көн дәвамында артистлар белән очрашты. Бүген рольләр бүленгән боерык элеп куелды», – дигән иде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.

Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова, Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Хәлимә Искәндәрова, Фәнис Җиһаншин, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин, яшь артистлар Зөфәр Нуретдинов һәм Айгөл Шәкүрова катнаша.

Аскар Галимов - ГИТИС тәмамлаган Казан егете.

Читайте на 123ru.net