World News in Tatar

Илсур Һадиуллин: Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә

Татарстан мәктәпләрендә укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Ләкин бу бер ставка өчен түгел, 1,5 ставка өчен. Бу уртача хезмәт хакы. Кемдәдер азрак, кемдәдер күбрәк», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда укытучылар җитми, шул сәбәпле педагогларның 35 проценты 1,5 ставкага эшли.

«Бу зур йөкләнеш. Төп фәннәр – рус теле һәм математика укытучыларының 50 процентына шулай ук йөкләнеш зур. Бүгенгә укытучылар кытлыгы мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән», - дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта республика югары уку йортларын ел саен дүрт меңнән артык педагог, педагогия көллиятләрен тагын бер мең педагог тәмамлый.

«Бик күп укытучы чыгарыла, ләкин барысы да эшкә урнашмый. Кадрлар проблемасы саклана», - дип белдерде министр.

Һадиуллин сүзләренчә, республика педагогларының 25 проценты – яшь укытучылар.

«Бездә нибары 10 процент ир-ат-укытучылар, калганнары – хатын-кызлар. Безнең мәгариф хатын-кызларның нәфис иңнәрендә тора. Без аларга моның өчен рәхмәтле. Пенсия яшендәге кешеләр бар – бу бик яхшы белем бирүче остазлар. Алар якынча 21 процент», - дип йомгаклады спикер.

Читайте на 123ru.net