World News in Tatar

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Әлфия Миңнуллина белән очрашты

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Ул балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

  • 19-25 августта Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе уза. Бер атналык зур чара «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы белән ачылган иде. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге очрашу лаборатория кысаларында булды.

«Очрашу бик күңелле, рәхәт булды. Әлбәттә, балалар белән әзерлек эше үткәргәннәр, әмма аларның шундый самими сораулар бирүе, үзләре аша үткәрүе бик кызыклы. Бу балаларны күрү, мондый балаларның барлыгын белү минем өчен бик шатлыклы вакыйга булды. «Авыл эте Акбай» спектакле миңа бик ошады, ул балалар энергиясе белән тулы. Мин аны тагын бер тапкыр рәхәтләнеп карар идем», – диде ул.

«Апуш» балалары Әлфия Миңнуллинага әтисе турында да, үзе турында да сораулар бирделәр. «Туфан абый нинди әти иде», «әтиегезнең кайсы әсәрләрен яратасыз, «ул илһамның кайдан таба иде», «кая иҗат итәргә ярата иде», «әтиегез белән бәйле бик истә калган вакыйганы сөйли аласызмы», «нинди чәчәкләр яратасыз», «сезнең хобби нинди» кебек сораулар яңгырады.

Очрашуда «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова модератор иде, «Күзлек» лабораториясенең оештыручысы да.

«Бу очрашу «Апуш» балалары өчен – вакыйга. Бәлки, алар әле аңлап та бетермидер. Туфан Миңнуллинны халкыбыз һәрвакыт искә алып торачак. Балалар зур үскәч, шәхес булгач, аның исеме яңгыраган вакытта: «Без бит Әлфия Туфановна белән очрашкан идек», – дип балаларына сөйләрләр. Бу мизгелләр җылы вакыйга буларак исләренә төшәчәк. Үзләре дә киләчәк буынны шушы юлдан алып барырга талпынырлар», – диде ул.

Читайте на 123ru.net