World News in Tatar

Буа районында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр

Буа районында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бу хакта муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов Телеграм-каналында хәбәр итте. Бу хакта «Байрак» сайты яза.

Эшкә беренчеләрдән булып, «Авангард» һәм «Заря» агрофирмалары тотынды.

Быел 10,5 мең гектар мәйданнан уңыш җыю планлаштырыла, бу исә 400 мең тоннадан артык татлы тамыр алырга мөмкинлек бирә.

Соңрак районның башка аграрийлары да эшкә кушылачак. Шикәр заводы татлы тамырны кабул итүгә әзерләнә.

Читайте на 123ru.net