World News in Tatar

Боливия Президенты Казанга БРИКС саммитына чакыруны кабул итте

Боливия Президенты Луис Арсе Катакора БРИКС саммитына чакыруны кабул итте, ул октябрьдә Казанда уза. Бу турыда Боливия күп милләтле дәүләтенең тышкы эшләр министры Селинда Соса сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Әйе, бу шулай... Безнең Президентның лидерлар очрашуында булачагы расланды», - дип аңлатты дипломат.

Моннан тыш, Соса белдергәнчә, аның илендә «БРИКСның бер өлеше булу өчен зур кызыксыну һәм мотивация бар». «БРИКС бик мөһим икътисади альтернатива төзи», — дип ачыклык кертте Боливия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Боливия Президентын Казанга БРИКС саммитына чакырды.

  • БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

Читайте на 123ru.net