World News in Tatar

Арчадан күпбалалы Фәхретдиновлар: Сайлауга балалар белән йөрергә кирәк

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан «ТНВ» телеканалындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган марафон студиясенең чираттагы кунаклары – Арча районыннан Фәнис һәм Рәвия Фәхретдиновлар гаиләсе булды.

«Саулауга барып өлгермәдек әле. Телестудиягә эфир вакытына килеп җитү өчен бик иртә чыгып киткән идек. Хәзер кайту белән барачакбыз. Сайлауга балалар белән йөрергә кирәк, алар Татарстаныбыз белән горурланып үсәргә тиеш. Республика һәр өлкәдә даими үсештә», диделәр 33 ел буена гаилә учагын сүндермәгән Рәвия һәм Фәнис Фәхретдиновлар.

Үрнәк Фәхретдиновлар гаиләсенең тормышы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләнгән, 5 бала үстергәннәр. Рәвия апа – «Ана даны» медале иясе.

  • Татарстанда 70 меңнән артык күпбалалы гаилә бар. Туры эфирны алып баручылар билгеләвенчә, мондый гаиләләр саны елдан-ел арта.

Читайте на 123ru.net