World News in Tatar

ТНВда «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсының икенче җиңүчесен билгеләделәр

Бүген «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотомарафоны кысаларында уйнатылучы 15 модельле iPhone смартфоннарының икенчесе Эльмира Комарованыкы булды. Җиңүченең исемен ТНВ студиясендә телемарафон эфирында атадылар.

«Безнең техник төркем иртәнге 7 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр социаль челтәрдәге битендә фото урнаштыручы катнашучыларны күзәтеп бара һәм аларны исемлеккә кертә. Сез урнаштырган фотография көне буе бүләкләр уйнатуда катнаша. Хәзерге вакытта катнашучылар саны 9 234 кешене тәшкил итә», - диде оештыручыларның берсе Артур Кортес.

«Сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк. Фоторәсемдә сайлау участогы элементы: язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Беләзек ким дигәндә 18 яшькә җиткән бер кешенең фотосында күренергә тиеш», - дип искә төшерде ул.

Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт һичшиксез ачык булырга тиеш, аватарда фотография урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, анда Татарстан Республикасында теркәлгән кеше генә катнаша ала.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/boten-gaila-belan-sailaularga-fotokonkursynyn-berence-inucese-bilgele-buldy-5892962

Читайте на 123ru.net