World News in Tatar

Зөлфәт Зиннуров: Ил уңайлыклар тудыра икән – яратасың

Җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров гаиләсе белән «ТНВ» каналында бара торган онлайн-марафонда катнашты.

«Һәр кеше гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Без сайланган кешеләрнең дөрес карарлары белән яшәргә тиеш булабыз, шуңа һәр кеше тавыш бирергә тиеш дип уйлыйм. Туган якны ярату балачактан килә. Кешенең балачагы кайда узса, җан күңел, шунда тартачак. Туган җирне яратырга кирәк, яратмыйча мөмкин түгел, диләр. Ул җирдә рәхәт булмаган икән, яратмаска да мөмкин. Ил уңайлыклар тудыра икән – яратасың», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Ул гаиләдә булган гадәтләр турында да сөйләде. «Мунча кереп чыккач, бергәләшеп телевизор карыйбыз. Бергә бәлеш ашау да – гадәт. Табигатькә урманга чыгабыз, балыкка барабыз. Хәзер балалар үсте, балыкка бик йөрми башладылар», – ди Зөлфәт Зиннуров.

Аның тормыш иптәше Гөлназ Зиннурова тормыш иптәшенең балаларны яратуын, вакытын аларга кызганмавын ассызыклады. «Бу үз гаиләңнән киләдер. Әти-әниең үзеңә якын икән, балага да шуны бирәсең», – ди ул.

Быел Зиннуровларның гаилә коруына 14 ел икән. Алар туй көне өчен махсус язылган җырны башкарды.

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Бу уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән 13 сәгатьлек марафон бара. VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Читайте на 123ru.net