World News in Tatar

Питрәч районыннан Шәмсетдиновлар: Сайлауга җидәү - балалар һәм әти-әни белән барабыз

Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, танылган блогер Миңнур Шәмсетдинов тормыш иптәше һәм балалары белән «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында катнашты. Алар үзләре белән гаилә ядкәрләрен дә алып килгән иде.

Шәмсетдиновлар әлегә сайлауда тавыш бирмәгән, чөнки Миңнур Шәмсетдинов та, аның тормыш иптәше Ольга да сайлау участокларында җаваплы кешеләр икән. Сайлауга алар балалар һәм әти-әниләре белән барырга җыена.

«Без, гадәт буенча, сайлауларга гаилә белән барачакбыз. Әти-әни, балалар белән 7әү барабыз. Һәрчак шөкер итеп яшәргә кирәк, без бүгенге Татарстан белән канәгать, республикабыз алга гына барсын», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

«Без киләчәгебезне сайлыйбыз, ә киләчәккә беркем дә битараф була алмый. Үткән инде үткән, бүгенгесе белән яшибез, ә киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәкне сайлар өчен сайлауларга барабыз», – диде Ольга Шәмсетдинова.

Алар үзләре белән алып килгән, гаилә өчен кадерле әйберләр турында сөйләде. Ольга Шәмсетдинова чулпылар һәм башка бизәнү әйберләрен күрсәтте.

«Бу бизәнү әйберләрен миңа әбием тапшырды. Әбием Питрәч районында гомер итте. 2019 елда 98 яшендә вафат булды. Бу әйберләрне аңа әбисе – даручы әби калдырган. Ул да 105 яшькә кадәр яшәгән, ул бик җор телле булган. Бу – керәшен кызларының бер толымга эленә торган чулпылар, «Мәкәрҗә ярминкәсе»ннән алып кайтканнар. Бу бик кадерле әйбер безнең өчен», – дип сөйләде Ольга Шәмсетдинова.

Гаилә башлыгы үзенең музее булуын искә алды. Ул гражданнар сугышында катнашкан туганының әйберләрен алып килгән – туу турындагы таныклыгы һәм бәләкәй букча. «Бабамның атасының энесе Усман Гомәровның әйберләре. Ул гражданнар сугышыннан кайта һәм: «Кайтмам инде», – дип, әйберләрне атасына тапшыра да, кире китә. Ул бер кулсыз әйләнеп кайта», – диде.

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Бу уңайдан «ТНВ» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән 13 сәгатьлек марафон бара.

Читайте на 123ru.net