World News in Tatar

Әсгать Сәфәров Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда үз тавышын бирде

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсгать Сәфәров үзенең тавышын Татарстанның Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан 1747-нче сайлау участогында биргән.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net