World News in Tatar

4 балалы Ильмира һәм Айрат Нуруллиннар: Балаларның теле татар телендә ачыла

«ТНВ» телеканалында бара торган 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Ильмира һәм Айрат Нуруллиннар булды. 4 балалы гаилә милли һәм дини бәйгеләрдә актив катнаша.

«Безнең быел сайлауларда катнашу тәҗрибәсе бар инде. Без гаилә белән Россия Президентын сайлауда катнаштык. Сайлауларга бергә бару балаларда патриотлык тәрбияли. Бу – җаваплылык. Дәүләт өчен һәр тавыш мөһим», – диде гаилә башлыгы.

Хәят, Хәсән, Сәйдә һәм Сәлимәнең әниләре гаиләдә дини һәм милли гадәтләр үрелеп баруын әйтте.

«Нинди генә бәйгедә катнашсак та, туган телдә татар телендә чыгыш ясыйбыз. Туган телне саклау безнең өчен мөһим. Мин һөнәрем буенча татар теле укытучысы. Без еш кына бәйгеләрдә катнашабыз. Туган телдә, җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Шул ук вакытта дини бәйгеләрдә дә катнашабыз. Балаларның телләре татар телендә ачыла, өйдә дә татарча гына сөйләшергә тырышабыз», – дип сөйләде Илмира Нуруллина.

Ул күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан игътибар зур булуын ассызыклады. «Күп балалы булу модада. 10 ел элек башкача иде. Хәзер гаиләләр, балалар өчен мөмкинлекләр бик күп», – диде ул һәм бишенче балага әти-әни булырга җыенуларын әйтте.

Иҗади гаилә студиягә гаилә өчен кадерле булган намазлыкны да алып килгән иде. «Бу намазлык карт әбиебездән калган. Ул дини гаиләдә тәрбияләнгән. Без әбинең намаз укыганын күреп үстек, балалар да намазга өйрәнеп килә», – диде Ильмира Нуруллина.

  • Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бара. шул уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган 13 сәгатьлек марафон уза.

Читайте на 123ru.net