World News in Tatar

Дмитрий Второв: «Һәркемнең тавышы мөһим» – ул бүген лозунг кына түгел

«Россия 24. Татарстан» телеканалының «Парламентские Вести» тапшыруын алып баручы Дмитрий Второв ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге (журналист партиянең төбәк сәяси советы әгъзасы булып тора) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алып баручы сайлау участогына гаилә әгъзалары белән бергә килгән. Хатыны Эльмира, уллары Артур һәм Гадел һәр сайлауларда тавыш бирә, уртанчы кызлары Эмилия март аенда РФ Президентын сайлауда беренче тапкыр тавыш биргән, ә кечкенә кызлары Милана ике елдан гына тавыш бирү хокукына ия булачак. Гаиләнең иң кечкенә әгъзасы – алты айлык оныклары Лия сайлау участогына беренче тапкыр килгән.

Журналист актив сайлау хокукы культурасын балачактан ук формалаштырырга кирәк, дип саный.

«Минемчә, сайлауларда катнашу – ул конституцион хокук кына түгел, ә гражданлык бурычы да. Һәм аннан һәрвакыт файдаланырга кирәк. «Һәркемнең тавышы мөһим» – ул бүген лозунг кына түгел. Булачак парламентның персональ составы безнең һәрберебездән тора», - дип ышаныч белдерде ул.

«Сайлау алды кампаниясе барышында ярты Татарстанны диярлек урап чыккан чакта мин илебез Президентына (Владимир Путинга) һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка илкүләм проектларны һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен рәхмәт белдерүче кешеләрне ишеттем. Бу исә конкрет социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары, ремонтланган авыл мәдәният йортлары, яңа юллар... Татарстанлылар булдыру сәясәтен дәвам итүне сорый. Алдагы биш елда ул Дәүләт Советы эшенә бәйле булачак», - дип өстәде алып баручы.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net