World News in Tatar

Саба районыннан Алия Кәримуллина: 5 бала әнисе булуым белән горурланам

Саба районыннан Алия һәм Зөлфәт Кәримуллиннар 5 бала – Дамир, Зәмирә, Данияр, Сәйдә, Мәрьям өчен әти һәм әни. Гаилә «ТНВ» телеканалында бара торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында катнашты.

«Без сайлауларга гаиләбез белән барабыз. Бүген үзебезнең тавышны бирдек инде», – диделәр.

Гаилә башлыгы үзе дә ишле гаиләдә үскән, шуңа үзенең дә балалары күп булуын теләгән икән. «Мин – төпчек малай, 4 апам бар. Безнең дә балаларыбыз күп булуын теләдем», – диде ул.

Балалары дә киләчәктә күп бала тәрбияләү турында хыяллана. «Әти-әнинең мәхәббәте һәрберебезгә җитә», – диде кызлары.

Алия Кәримуллина зур гаиләсе өчен мул табыннар әзерләргә яратуын әйтте. Туганнарны да үзләрендә җыярга яраталар. Алия Кәримуллина – «Ана даны» медале иясе. «Бу безнең өчен көтелмәгән бүләк булды, 24 гыйнварда «Гаилә елы» уңаеннан безне Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кунакка чакырды, без бик шат идек. 5 бала әнисе булуым белән, Татарстанда яшәвебез белән горурланам», – диде ана кеше.

«Татарстан горурлыгыбыз, монда яшәү тыныч, рәхәт, юллар әйбәт, балалар өчен мөмкинлекләр бар. Районда бик күп парклар ачылды», – дип өстәде гаилә башлыгы.

Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бара. шул уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган 13 сәгатьлек марафон уза.

Читайте на 123ru.net