World News in Tatar

Бөек Ватан сугышының 100 яшьлек ветераны: Тынычлык – зур бәхет ул

Апас районының Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, күптән түгел генә 100 яшьлеген уздырган Хәйретдин Сәләхов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты, дип яза «Татар-информ».

Сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә сайлау өчен күчмә тартма алып килгән.

Хәйретдин бабайны 18 яшендә сугышка алалар. Сталинград янындагы, Курск дугасындагы сугышларда җиңүгә зур өлеш кертә, берничә мәртәбә авыр яралана, госпитальләрдә дәвалана.

Туган илгә кайту шатлыгын кичергән ветеран илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашырга тырыша, шуңа күрә бик теләп үз тавышын биргән.

«Үзем лаеклы дип санаган кешеләргә, халкыбыз муллыкта яшәсен, илебез тыныч булсын өчен тавыш бирдем. Чөнки тынычлык – зур бәхет ул», – дигән ветеран.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Фотоларны Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте.

Читайте на 123ru.net