World News in Tatar

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иреклеләре Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итә

Югалган һәм зыян күргән балаларга илкүләм ярдәм итү үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йортларын калдырып чик буе районнарыннан Курскига килгән гражданнарга гуманитар ярдәм күрсәтүнең яңа пунктын ачты. Вакытлыча күченеп килүчеләргә ярдәм итүче волонтерлар арасында үзәкнең Татарстан бүлеге вәкилләре дә бар.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

«Безнең волонтерлар йортларын калдырып китәргә мәҗбүр булган гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен Курск өлкәсенә килде. Без бирегә йөрәк кушуы буенча, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтергә дип килдек», - дип уртаклашты Илкүләм үзәкнең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Альбина Сәгыйрова.

Яңа үзәктә, волонтерлардан тыш, психологлар, Социаль фонд һәм мәшгульлек хезмәте белгечләре эшли. Бу күбрәк кешегә ярдәм күрсәтүне оештырырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә һәр көн саен 1000гә якын гаилә гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Яңа пунктны эшләтеп җибәрү күрсәтелә торган ярдәмнең күләмен арттырырга, шулай ук 3,5 мең гаиләне көн саен азык-төлек, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итәргә ярдәм итте.

Волонтерлар командасында Татарстаннан гына түгел, Красноярск, Хабаровск, Алтай крайларыннан, Хакасия, Коми, Саха (Якутия), Удмуртия, Тыва, шулай ук Омск, Новосибирск һәм Мәскәү өлкәләреннән вәкилләр дә бар.

Читайте на 123ru.net