Татарстанда томан һәм -7 градуска кадәр салкын көтелә
Якшәмбе, 20 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар шулай ук җил секундына 11 метрга кадәр көчәю турында кисәтә.
Төнлә һава температурасы -4..+ 1 градус була, көнчыгышта термометр баганалары -7 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә исә +7..+12 градуска кадәр җылыта.